Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Илдар Абдразаков яңа дәрәҗәгә күтәрелде

Илдар Абдразаков яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Русия Президенты Владимир Путин якташыбыз, танылган опера җырчысы Илдар Абдразаковка илебезнең музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәте һәм күпъеллык уңышлы эшчәнлеге өчен мактаулы Русиянең халык артисты исемен бирү турындагы указга кул куйган. Абдразаков — Русиянең опера җырчысы, Grammy һәм "опера Оскары" (Oscar della Lirica) премияләре иясе, "Алтын битлек"милли театр премиясе лауреаты. Уфада туып, Уфа сәнгать институтын тәмамлаган. Илдар Әмир улы - Севастополь дәүләт опера һәм балет театрының художество җитәкчесе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Дөнья күләмендә Башкортстан опера сәнгатен таныткан якташыбызны югары бүләге белән котлыйбыз, алдагы тормышында тагын да зуррак иҗат казанышлары телибез!

Илдар Абдразаков яңа дәрәҗәгә күтәрелде.

Русия Президенты Владимир Путин якташыбыз, танылган опера җырчысы Илдар Абдразаковка илебезнең музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәте һәм күпъеллык уңышлы эшчәнлеге өчен мактаулы Русиянең халык артисты исемен бирү турындагы указга кул куйган.

Абдразаков — Русиянең опера җырчысы, Grammy һәм "опера Оскары" (Oscar della Lirica) премияләре иясе, "Алтын битлек"милли театр премиясе лауреаты. Уфада туып, Уфа сәнгать институтын тәмамлаган.

Илдар Әмир улы - Севастополь дәүләт опера һәм балет театрының художество җитәкчесе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты.

Дөнья күләмендә Башкортстан опера сәнгатен таныткан якташыбызны югары бүләге белән котлыйбыз, алдагы тормышында тагын да зуррак иҗат казанышлары телибез!