Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәдәният өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләре белән билгеләде. Югары бүләкләргә лаек булучы күренекле шәхесләр арасында безнең якташыбыз да бар. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәдәният өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләре белән билгеләде. Югары бүләкләргә лаек булучы күренекле шәхесләр арасында безнең якташыбыз да бар. Тумышы белән Тутагач авылыннан булган, ә хәзерге вакытта Уфаның “Нур” татар дәүләт театрының драма артисты Эльмир Хәертдиновка “Башкортстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Бу бүләк - аның күпьеллык иҗади хезмәтенә һәм республикабызның милли мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлешенә лаеклы бәһа. Бу югары бүләк якташыбызның иҗади үсешенә яңа этәргеч булыр һәм Башкортстан мәдәниятенә яңа уңышлар алып килер дип ышанабыз. Фото: Уфа "Нур" татар дәүләт театры.
Якташыбызга мактаулы исем бирелде
11 декабря 202511 дек 2025
~1 мин