🏆Бочче буенча ярышлар 9️⃣ декабрь көнне Байлар Сабасында инвалидлар декадасына багышланган коляскадагы инвалидлар һәм ПОДА инвалидлары арасында бочче буенча ярышлар узды. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортыннан ярышларда социаль хезмәтләр алучылар : Александр Абрамов, Татьяна Захарова, Николай Карнашов һәм Алексей Беляев катнаштылар. Алар барысы да призлы урыннар яулады һәм истәлекле бүләкләр алды.👍👏