Ары таба Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова чыгыш ясады. Ул үзе җитәкләгән оешма, аның максатлары хакында сөйләде. Башкорт телен саклауда һәм үстерүдә, мәдәни тормышын баетуда шушы оешманың роле турында бәян итте. Шушы чара барышында Түбән Сикияз урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Гәрәева, район мәгариф бүлеге методисты Лариса Нуртдинова Башкорт халыкның мәдәниятен, тарихын саклауга һәм үстерүгә, йолаларны пропагандалауга, урындагы корылтай эшен активлашутыруга зур өлеш керткән өчен Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Ары таба Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова чыгыш ясады
10 декабря 202510 дек 2025
~1 мин