Башкорт теле көнендә район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасы Инзилә Гасыймҗанова тәбрикләде. Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча районда башкарылган эшләргә тукталды ул. Балалар бакчаларыннан алып өлкән сыйныфларга кадәр башкарылган мөһим эшләр турында сөйләде. Инзилә Әдип кызы башкорт халкының мәдәниятен, тарихын үстерүгә, телгә сөю тәрбияләүдә зур өлеш керткәннәре өчен Шәвъяды мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Сафиуллинага, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Тимергалиевага, Уразай мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Закировага район Хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Башкорт теле көнендә район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасы Инзилә Гасыймҗанова тәбрикләде
10 декабря 202510 дек 2025
~1 мин