Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Балтачта Ватан Геройлары көне узды

Бүген, 9декабрь көнне, Ватан Геройлары көнендә, район үзәгендә митинг узды Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана. Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора. Бүген "Сагышлы ана" мемориаль комплексындагы барлык һәйкәлләргә тере чәчәкләр салдылар. Митингта район Хакимиятенең эшләр башкаручысы Эльмар Галимҗанов, полковник, әлеге вакытта СВОда катнашучы Эдуард Хәйбрахманов, Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның улы Владислав Шакировлар чыгыш ясады.

Бүген, 9декабрь көнне, Ватан Геройлары көнендә, район үзәгендә митинг узды

Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана.

Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора.

Бүген "Сагышлы ана" мемориаль комплексындагы барлык һәйкәлләргә тере чәчәкләр салдылар.

Митингта район Хакимиятенең эшләр башкаручысы Эльмар Галимҗанов, полковник, әлеге вакытта СВОда катнашучы Эдуард Хәйбрахманов, Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның улы Владислав Шакировлар чыгыш ясады.