Арчада яңалык! Ишеттегезме әле? Быел чыршы бәйрәмнәре Арча үзәк стадионында түгел, ә Арчаның үзәк мәйданында үткәреләчәк. 🌲«Жилкомбытсервис» ширкәте чыршы алып кайтып урнаштырды инде. 17 метрлы бик матур чыршы булган. 🎄Аны «Энергосервис» ширкәте бизәячәк. Бөтен кышкы чаралар шуның янында үтәчәк. ❗️Үзәк мәйдан 27 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр ике яктан ябыла. ✨27 декабрь көнне чыршыны ачу, 13 гыйнварда искечә яңа елны каршылау тантанасы була. 📝Тагын нинди чаралар планлаштырганын хәбәр итәрбез. @arskmedia.ru