Саба гимназиясе бер гасырлык олы юбилеен билгеләп үтте Шул уңайдан, "Болгар" радиосының баш мөхәррире Илфар Кәримов та, укыган мәктәбен котларга кайткан иде. "Бүген күркәм бәйрәм, гимназиянең 100 еллыгы. Үзем дә әлеге мәктәптә 1 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр белем алдым. Бүген дә балачакка кайткан кебек булдык. Мәктәп ул белем учагы гына түгел, балачак йорты да. Мәктәбемә, мине укыткан, белем биргән укытучыларыма бик тә рәхмәтлемен", - ди Илфар Кәримов. #Татмедиа #Сабатаңнары