“Балтач таңнары” гәзитенә язылу бүләкле итте. Алдагы елга, яртыеллыкка район матбугатына язылган абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” уены дәвам итә. Чираттагы тиражда өч кешегә бәхет елмайды. Бүләк ияләре — районның Сәйтәк һәм Иске Балтач авылларында яшәүчеләр. Районда төрле җаваплы вазифаларда уңышлы эшләп хаклы ялга туктаган хезмәти ветераны, 50 ел дәвамында район гәзитен алдырып һәр санын укып барган Тамара Шайбәкованы күпләр танып беләдер. Бәхетен сынап карарга теләп квитанция күчермәсен редакциягә китереп бу юлы бүләк тә отты Тамара Андреевна. Сәйтәктән Гүзәлия Фәритова район матбугатын алдыручы, укучы гына түгел, аны еллар дәвамында авылдашлары арасында пропагандалаучы да. Китапханәче ханымның урындагы матбугат белән бәйләп үткәргән истәлекле чараларының исәбе-саны да юктыр. Иске Балтач авылыннан Эльмира Маликова бу юлы “Балтач таңнары” гәзитенә редакцион подписка рәсмиләштергән. Бүгенге җиңүчеләр Иске Балтачтагы сәүдә йортының бүләк сертификатлары иясе булдылар.
“Балтач таңнары” гәзитенә язылу бүләкле итте
8 декабря 20258 дек 2025
~1 мин