Найти в Дзене

“Балтач таңнары” гәзитенә язылу бүләкле итте

Алдагы елга, яртыеллыкка район матбугатына язылган абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” уены дәвам итә. Чираттагы тиражда өч кешегә бәхет елмайды. Бүләк ияләре — районның Сәйтәк һәм Иске Балтач авылларында яшәүчеләр. Районда төрле җаваплы вазифаларда уңышлы эшләп хаклы ялга туктаган хезмәти ветераны, 50 ел дәвамында район гәзитен алдырып һәр санын укып барган Тамара Шайбәкованы күпләр танып беләдер. Бәхетен сынап карарга теләп квитанция күчермәсен редакциягә китереп бу юлы бүләк тә отты Тамара Андреевна. Сәйтәктән Гүзәлия Фәритова район матбугатын алдыручы, укучы гына түгел, аны еллар дәвамында авылдашлары арасында пропагандалаучы да. Китапханәче ханымның урындагы матбугат белән бәйләп үткәргән истәлекле чараларының исәбе-саны да юктыр. Иске Балтач авылыннан Эльмира Маликова бу юлы “Балтач таңнары” гәзитенә редакцион подписка рәсмиләштергән һәм уенда катнашырга теләк белдергән. Бүгенге уенда җиңүчеләр Иске Балтачтагы сәүдә йортының бүләк сертификатлары иясе булдылар. Аларны паспорт, И

Алдагы елга, яртыеллыкка район матбугатына язылган абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” уены дәвам итә. Чираттагы тиражда өч кешегә бәхет елмайды.

Бүләк ияләре — районның Сәйтәк һәм Иске Балтач авылларында яшәүчеләр.

Районда төрле җаваплы вазифаларда уңышлы эшләп хаклы ялга туктаган хезмәти ветераны, 50 ел дәвамында район гәзитен алдырып һәр санын укып барган Тамара Шайбәкованы күпләр танып беләдер. Бәхетен сынап карарга теләп квитанция күчермәсен редакциягә китереп бу юлы бүләк тә отты Тамара Андреевна.

Сәйтәктән Гүзәлия Фәритова район матбугатын алдыручы, укучы гына түгел, аны еллар дәвамында авылдашлары арасында пропагандалаучы да. Китапханәче ханымның урындагы матбугат белән бәйләп үткәргән истәлекле чараларының исәбе-саны да юктыр.

Иске Балтач авылыннан Эльмира Маликова бу юлы “Балтач таңнары” гәзитенә редакцион подписка рәсмиләштергән һәм уенда катнашырга теләк белдергән.

Бүгенге уенда җиңүчеләр Иске Балтачтагы сәүдә йортының бүләк сертификатлары иясе булдылар. Аларны паспорт, ИНН кебек документлары белән редакциядә көтеп калабыз.

Алдагы елга, ярты елга гәзит-журналларга язылу дәвам итә. Әлеге вакытта ташламалы бәяләргә язылып була. Мөмкинлектән файаланып калыгыз. Уенда катнашыгыз. Бүләкләр санаулы.