Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

“Туган ягыма кайттым

“Туган ягыма кайттым...” Балтач район мәдәният сараенда Казан шәһәрендә яшәп иҗат иткән педагогик хезмәт ветераны, танылган шагыйрә, күп китаплар авторы Әлфия (Каләмова) Габдрәшитованың иҗатына багышланган “Туган җиремә кайттым...”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Балалар өчен күп язган авторның туган авылындагы истәлекле чарасын Иске Балтач авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасы балалары ачты. Күркәм чара барышында Әлфия Зыя кызы Габдрашитованың балалар, өлкәннәр, туган җир, туган як, фәлсәфи темаларга багышланган шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар һәм аңа илһам биргән халык җырлары тыңланды. Әдәби-музыкаль чара биюләр белән дә үрелеп барды. Әлфия Габдрәшитова сүзләренә Зөлфия Җиһан иҗбат иткән “Туган илем” җыры Айдар Сираев башкаруында яңгырады. Менә сәхнә түренә янә нәни дусларыбыз чыкты.“Миләшкәй” балалар бакчасына йөргән нәниләр сабыйлар тормышын тулысы белән күз алдына бастырган шигырьләрне чатнатып укып ишеттерде. Тулы мәкалә – сайтта...

“Туган ягыма кайттым...”

Балтач район мәдәният сараенда Казан шәһәрендә яшәп иҗат иткән педагогик хезмәт ветераны, танылган шагыйрә, күп китаплар авторы Әлфия (Каләмова) Габдрәшитованың иҗатына багышланган “Туган җиремә кайттым...”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Балалар өчен күп язган авторның туган авылындагы истәлекле чарасын Иске Балтач авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасы балалары ачты.

Күркәм чара барышында Әлфия Зыя кызы Габдрашитованың балалар, өлкәннәр, туган җир, туган як, фәлсәфи темаларга багышланган шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар һәм аңа илһам биргән халык җырлары тыңланды. Әдәби-музыкаль чара биюләр белән дә үрелеп барды.

Әлфия Габдрәшитова сүзләренә Зөлфия Җиһан иҗбат иткән “Туган илем” җыры Айдар Сираев башкаруында яңгырады.

Менә сәхнә түренә янә нәни дусларыбыз чыкты.“Миләшкәй” балалар бакчасына йөргән нәниләр сабыйлар тормышын тулысы белән күз алдына бастырган шигырьләрне чатнатып укып ишеттерде.

Тулы мәкалә – сайтта...

-2
-3
-4
-5
-6