Ныгып җитмәгән боз буйлап йөрү - бу тормыш өчен реаль куркыныч. Моны беренче һәлакәтләрнең берсе дәлилли: 12 декабрьдә Чистай районында вакытлы коткару посты коткаручылары һава мендәре судносы кулланып, балык тотканда Кама бозы астына егылып төшкән 21 яшьлек ир-атны коткарганнар. Һәлакәт урынында бозның калынлыгы 7 см дан да кимрәк. Вакыйга буенча материаллар зыян күрүчене административ җаваплылыкка тарту өчен муниципаль берәмлекнең административ инспекциясенә тапшырылган. Ни өчен юка боз өстендә йөрү куркыныч? Кыш кайчак алдаучан була: әйтерсең, барысы да тыныч һәм ышанычлы кебек, ләкин яшерен куркынычлар аяк астында гына. Яр буендагы агым тизрәк булган, үсемлекләр янәшәсендәге яки су бераз җылырак булган урыннар аеруча куркыныч. Үтә күренмәле боз авырлыкны күтәрә ала, ләкин әгәр ул ак, саргылт яки болганчык була башласа - димәк, ул үзенең тыгызлыгын югалткан һәм ышанычсыз. Үзебезне һәм балаларны ничек сакларга? Балалар еш кына бозда уйнаганда саклык турында оныталар. Ата-аналар, һичш