Балтач район мәдәният сараенда Казан шәһәрендә яшәп иҗат иткән педагогик хезмәт ветераны, танылган шагыйрә, күп китаплар авторы Әлфия (Каләмова) Габдрәшитованың иҗатына багышланган “Туган җиремә кайттым...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.
Балалар өчен күп язган авторның туган авылындагы истәлекле чарасын Иске Балтач авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасына йөргән балалар ачты.
Матур чараны алып баручылар Ирина Субушева һәм Айдар Сираев якташыбыз, Россия Федерациясенең Мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күп санлы Мактау грамоталарына ия шәхес - укытучы, танылган шагыйрә Әлфия Габдрәшитова – Каләмова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәне башлап җибәрде.
Күркәм чара барышында Әлфия Зыя кызы Габдрәшитованың балалар, өлкәннәр, туган җир, туган як, фәлсәфи темаларга багышланган шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар һәм аңа илһам биргән халык җырлары тыңланды. Әдәби-музыкаль чара биюләр белән дә үрелеп барды.
Әлфия Габдрәшитова сүзләренә Зөлфия Җиһан иҗат иткән “Туган илем” җыры Айдар Сираев башкаруында яңгырады.
Менә сәхнә түренә янә нәни дусларыбыз чыкты. “Миләшкәй” балалар бакчасына йөргән нәниләр сабыйлар тормышын тулысы белән күз алдына бастырган шигырьләрне чатнатып укып ишеттерде.
“Зөлфия” үрнәкле бию колективы башкарган дәртле биюдән соң сәхнәгә 1нче Иске Балтач урта мәктәбенең 4 “в” сыйныф укучылары күтәрелде. Алар шагыйрә якташыбызның үсмерләр өчен иҗат иткән әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды.
Сәхнәгә алкышлар астында Көнтүгеш авыл мәдәният йортының “Аманат” фольклор коллективы чыкты һәм башкорт биюен башкарды.
Иске Балтач авылында туган шагыйрәне тәбрикләп көнтүгешлеләрнең чыгыш ясавына аптырыйсы түгел. Бай тормыш һәм иҗат юлы үткән якташыбызның биографиясендә Көнтүгеш авылы аерым урын алып тора.
Әлфия Зыя кызы Калямова-Габдрәшитова 1952 елның 25нче мартында Башкортстан Республикасының Балтач районы Иске Балтач авылында туып-үсә, белем ала. Аннан Свердловск шәһәрендәге педагогия институтының рус теле һәм әдәбияте факультетын тәмамлый.
Югары белемле Әлфия Зыя кызы хезмәт юлын туган районының Көтүгеш авылы мәктәбендә башлый. Һәм шул дәвердә ул узенең тормыш иптәшен — Рәшит Вәли улы Габдрәшитовны очрата. Матур пар күркәм гаилә кора.
Көнтүгеш сигезьеллык мәктәпбендә ун ел укытканнан соң, 1985нче елда Габдрәшитовлар гаиләсе Татарстанның Яр Чаллы шәһәренә күченә. Әлфия Зыя кызына башта Чаллыда төрле эшләрдә хезмәт куярга туры килә. Ә 1991нче елдан Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә укытучы, директор урынбасары булып эшли. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.
Габдрәшитовларның тату гаиләсендә өч бала — ике кыз һәм бер ул тәрбия алып үсеп тормыш юлына баса.
Әлфия Габдрәшитова дистә еллар буе мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укытып яшәгән, гел рус мәдәнияте дөньясында кайнаса да, үзенең хис-тойгыларын, дөнья-чынбарлык турындагы уй-фикерләрен саф татар телендә сүрәтли, татар телендә ижат итә.
Ул “Тәгәри тәгәрмәч – балаларга күчтәнәч” (2014), “Бу дөньяга мин кирәк” (2015), “Кояш – мин сиңа охшаш” (2016), “Матурлык эзли күңел” (2016) исемле шигьри жыентыклар авторы. 2012нче елдан “Ләйсән” әдәби ижат берләшмәсе әгъзасы.
Сәхнә түренә кичәнең төп герое Әлфия Зыя кызы Габдрәшитованы якташлары алкышлап, хөрмәт күрсәтеп каршы алды.
Автор “Үз ягым” шигырен укыганда киң экранда Балтач районы уңганнарының хезмәтен сурәтләгән видеоролик күрсәтелде.
Бик матур икән минем үз ягым,
Чит җиргә бармам инде дим тагын.
Әйләнә ел җил уйный яланда,
Ак болытлар, әйтерсең, таганда.
Яшьнәсә дә, яңгырлар тиз үтә,
Кышларын салкыннары биетә.
Шәһәрләрем гүзәллек эчендә,
Кышларын салкыннары биетә.
Авыллар да, их, булса көчендә.
Далалар киң, күкләрдән моң ага,
Якты хисләр йөрәктә чаң кага.
Нурлана, җырлы, моңлы үз ягым,
Үз ягымда гүя көз дә яз чагым.
Үз ягымда үз халкым - ал да гөл.
Үз ягымда үз телем - моңлы тел!
Аннары автор үзенең иҗат җимешләрен Ирина Субушева белән чиратлашып укып ишеттерде.
Әлфия Зыя кызының иҗаты тормышны сурәтли. Анда ата-бабаларыбызның үткәннәре, Бөек Ватан сугышы елларындагы тормыш авырлыкларын үз иңендә күтәргән халкыбызның какшамас рухы, туган җир, туган як, яшьлек, илне тергезү һәм башка зур темаларга мөрәҗәгать итә ул.
Түбәндәге шигырьгә күз салыйк:
Якты хыял алга дәште,
Бик бәхетле идек без!
Резин итек кисәк тә,
Иң бай илдә яшибез!
Байлык – күңел байлыгы дип,
Күршеләргә булыштык.
Ул яшәеш әкияттәй,
Икенчегә алыштык...
Якташыбыз сүзләрен Зөлфия Җиһан көйгә салып бик матур “Вальс” иҗат ителгән. Аны Әлфинә Нуркаева һәм биючеләр Гөлназ Гәлләмова белән Илмир Фаридонов башкарды.
Әлфия Зыя кызы алга матур планнар белән яши. Ул әле дә эзләнә, иҗат итә. Тамырлары башлангыч алган Тәтешле районы Мәнәгәз авылы тарихын тергезү өстендә эшләүләре турында сөйләде. Тарихи җыентык әзерләнеп бетеп “ташка басылгач” аны да тәкъдир итүне туган ягында үткәрү уй-теләген уртаклашты һәм якташлары тарафыннан хупланды.
Авторның “Шушы җирдә үстек без” дигән шигырен 2нче Иске Балтач урта мәктәбе укучылары укып ишеттерде.
“Балтачым” җыры (Фәридә Сәхәбиева музыкасы) район мәдәният сараеның вокаль ансамбле башкаруында яңгырады.
“Авылда яшим” дип исемләнгән шигыренә салынган көйгә дәртле чыгышны Көнтүгеш авыл мәдәният йортының “Аманат” фольклор коллективы тәкъдим итте.
Искә алыйк ерак бабаларны,
Без бит җилдән тумаган.
Искә алыйк әти-әниләрне,
Хәтер бер дә җуймаган.
“Канат җилпегән чагың, дәү әти” шигырен Әлфия Зыя кызының укучысы Дамир Хәйртдинов укып ишеттерде һәм Көнтүгеш мәктәбендә сыйныф җитәкчесе булган укытучысына сабакташлары, мәктәпне 1984нче елда тәмамлаучылар сәламен җиткереп, биргән төпле белеме өчен рәхмәтен белдерде.
—Сезнең кебек төпле укытучыларда белем алганга безгә хезмәтебездә бик җиңел, — диде.
Әлфия Габдрәшитова иҗатында әти-әни темасына төп урын бирелгән. Авторның гаилә архивында сакланган фотосурәтләрне экраннан күрсәтеп, алып баручыларның шигырьләрне сәнгатьле укуы тормышның асылы турында уйланырга мәҗбүр итте.
Лариса Дильмиева, Гөлназ Гайфуллина укыган “Истә калсын өчен сөйләдем” шигыре күңелләрне кузгатты, җирдә яшәүнең мәгънәсенә төшендерде.
Әлфия Зыя кызы иҗатында тыныч тормыш хакына батырларча башларын салган каһарман ир-егетләр язмышына багышланган әсәрләр дә бар. Экранда СВОда һәлак булган балтачлыларның фотолары күрсәтелде. Айдар Сираев укыган шигырь астында чарада катнашучылар бүгенге көн геройларын аягүрә басып искә алдылар.
Гәүдәмне илемә кайтарып
Ахыргы юлга озаталар.
Һич адашмый, изге җиренә
Кошлар кайтып эш кузгаталар.
Миннән башка уяна таңнар,
Моңсу гөлләр чәчәк аталар.
Ыруның дәвамын калдырмый
Җирдән күп егет китте инде.
Урын тапмый күктә җаннары:
–Барасы юллар озын иде!
Балаларым, оныклар тумас,
Нәсел җебем кисәк өзелде!
Боерылган эшләрне кылдык,
Җирдә тыныч яшәгез инде!
Татар халык җыры “Сагыну” Рәзидә Әхмәтова башкаруында яңгырады. Район мәдәният сараеның “Моң” халык тальянчылар ансамбле егетләре чыгышы иҗат кичәсен тагын да баетты.
“Ышаныч!” дигән шигырьне Асия Мостафина һәм Гөлчибәр Әхмәтвалиева укып ишеттерде.
Сәхнәдән алып баручылар укыган “Хыял туган чак” шигыре экраннан авторның туганнары, якыннарының фотосурәтләре белән озатылды.
Сәхнәгә бер-бер артлы Әлфия Зыя кызының туганнары, якыннары күтәрелеп шатлыгын уртаклашты, җылы теләкләрен җиткерде.
—Әни! Сине Балтачта матур иҗат кичәң узуы белән котлыйм! Сәламәт бул! Без синең яныңда. Тагын да иҗат ит, китапларың чыгып торсын. Ярдәм итәрбез! — диде шагыйрәнең улы Булат Рәшит улы.
Көнтүгеш авылы сандугачы, бик күп дәрәҗәле конкурслар җиңүчесе Фигать Галин авторны моңлы җыры белән сәламләде.
Балалар сәнгате мәктәбенең “Зөлфия” үрнәкле бию коллективының татар биюе иҗат кичәсенең бәсен арттырды.
Әлфия Зыя кызының иҗат кичәсен зур дулкынлану һәм горурлык хисе кичереп тамаша кылдым. Чөнки ул минем Көнтүгеш сигезьеллык мәктәбендә бишенче сыйныфта рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан укытучым һәм элекке күршем.
Әлфия Зыя кызы безне, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайча әйтсәк, Пушкин һәм Лермонтов иҗаты аша югарыга әйдәде. 1984—1985нче уку елы дәвамында “Рус теле атналыгы” үткәреп без, укучылары арасында конкурска диктант, сочинениелар яздырып иҗатка җәлеп итте. Викториналар үткәреп белемебезне арттырды. Төрле уеннар ярдәмендә бер-беребезне санлап коллективка яраклашырга өйрәтте. Һәм шул елларда салган оеткы безгә бүгенге тормышта да, хезмәтебездә дә бик ярдәм итә.
Хезмәт юлымны иҗат белән бәйләп ниндидер уңышларга ирешкәнмен икән, монда Әлфия Зыя кызының да өлеше зур. Аңа бик рәхмәтлемен.
Укытучымның иҗаты белән Интернет челтәреннән танышып, укып барабыз. Горурланабыз Әлфия Зиевна белән! Сәламәт булыгыз. Алда тагын ялкынланып иҗат итегез!
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Әлфия Зыя кызының гаиләсе белән күп еллар аралашып яшәүләре турында горурланып сөйләде һәм алдагы елларда тагын да шундый фәһемле очрашуларда аны көтеп калуын әйтте. Очрашу истәлеге итеп район турында нәшер ителгән китаплар бүләк итте һәм район Хакимятенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Кичәнең герое туган ягында үзен җылы каршылаганнары өчен олы рәхмәтләрен җиткереп, иҗат җимешләрен — китапларын бүләк итте. Ерактан кайткан шагыйрәнең матур китапларын сабыйлар, мәктәп укучылары да сөенеп кабул итте.
Әлфия Зыя кызы чит җирдә яшәсә дә, туган Башкортстанын, Балтачын данлап, тормыш юлын башлаган Көнтүгеш авылын иҗатында оҗмахка тиңләп дан җырлаган патриот ханым. Өч баласын да чын кешеләр итеп тәрбияләгән мөгаллимә, шагыйрә әле дә үсеп килүче буын вәкилләрен үзенең иҗаты белән тәрбияли. Аның иҗатын олылар да, балалар да өйрәнә. Моңа ничек сөенмсисең?!
Альберт Шәйхлисламов фотолары