Картина из открытого Яндекс канала - Акыллы бул, тыйнак бул, - дип тукыдылар коллакка. Каян алырга акылны?- дәшмәделәр бу хакта. Усә төшкәч, акыл эзләп, чыктым донъя гизәргә. Сәфәремне җайлап кына сөйлим әле сезләргә. Башладым укытучымнан: -Каян табарга акыл? - Акыл сине узе табар, китапларыңны укы. Бихисап китап укыдым, ләкин акыл артмады. Кагидәләр ятлап кына уңышларга ашмадым. Сорадым бөйөк галимнән: - Син бит акыл эйәсе, Дөрес юлларны күрсәтеп, берәр акыл бирсәңче? - Гомер буе белем җыеп, күрдем күрмәгәнемне: Әйберләрнең асылын мин беләм белмәгәнемне. Классташым минең - эшкуар, аның кебекләр сирәк: - Уңышка ирешим дисәң, усал булырга кирәк. Дус-туганны танымыйча, кырыс булырга кирәк. Менә шундый текә булсаң, донъяң булыр түгәрәк. Ошамады мондый киңәш, күңелемә ятмады. Дуссыз – тугансыз тормышнын кызыгын һич тапмадым. Бер көнне килә каршыма авылыбызның юләре. Мине куреп, танып алгач, тулып китте күзләре. Узе кояштай елмаеп, тутырып миңа карый. Сәламләшеп, хәл сорашкач, әйтеп с