Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Машинада 3 айдан 10 яшькә кадәрге биш бала да булган

Трассада “ВАЗ-2112” җиңел автомобиль һәм “Исузу” йөк машинасы бәрелешкән. Билгеле булуынча, юл-транспорт һәлакәте Уфа-Инҗәр - Белорет юлының 137нче чакрымында Инҗәр авылы янында булган. “ВАЗ-2112” һәм “Исузу” фургоны бәрелешкән. Җиңел машинада 54 яшьлек водитель, 49 яшьлек хатыны һәм 3 айдан 10 яшькә кадәрге биш бала булган. Водитель һәлакәт урынында үлә. Башкортстанның ДАИ мәгълүматы буенча, төрле җәрәхәтләр алган өч баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә озаталар. Хатынны һәм тагын ике баласын авария урынында тикшерәләр. “Исузу” фургонында водитель һәм 24яшьлек пассажиры зыян күргән. Һәлакәт урынында шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли.

Трассада “ВАЗ-2112” җиңел автомобиль һәм “Исузу” йөк машинасы бәрелешкән.

Билгеле булуынча, юл-транспорт һәлакәте Уфа-Инҗәр - Белорет юлының 137нче чакрымында Инҗәр авылы янында булган.

“ВАЗ-2112” һәм “Исузу” фургоны бәрелешкән. Җиңел машинада 54 яшьлек водитель, 49 яшьлек хатыны һәм 3 айдан 10 яшькә кадәрге биш бала булган. Водитель һәлакәт урынында үлә.

Башкортстанның ДАИ мәгълүматы буенча, төрле җәрәхәтләр алган өч баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә озаталар. Хатынны һәм тагын ике баласын авария урынында тикшерәләр. “Исузу” фургонында водитель һәм 24яшьлек пассажиры зыян күргән.

Һәлакәт урынында шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли.