Балтач районының Түбән Карыш, Анновка, Яңа Тормыш авыллары тарихын чагылдырган шундый исемдәге өр-яңа китап дөнья күрде. Китап... Авыл тарихы. Шушы өч сүзнең мәгънәсен яшәү дәверендә аңлап бетереп буламы икән? Алдымда әле генә дөнья күргән, буяу исе дә кипмәгән өр-яңа авылым тарихы китабы “Карышның ике ярында”. Авторы киң билгеле шәхес, шагыйрә, язучы Гөлнара Шәймөхәмәтова (Гөл Мирһади), шулай ук идея, яки шушы китапны булдыруга орлык салган Анновка авылында туып-үскән, әлеге көндә Мәскәү шәһәрендә яшәүче Фидан Шәрипов. Менә шушы ике авылдаш эшче төрем туплап (22 кеше) бик тә зур эшкә тотындылар. Авылга килеп халык белән җыелып сөйләшкәннән соң, һәркемгә кайсы юнәлештә материаллар тупларга, үз гаилә тарихларын, күршеләре (күбесе олылар), читтә яшәүчеләргә хәбәр җибәреп (хәзер телефон булгач) материаллар җыю башланды. Халыктан “Эшнең өстеннән очып булмый” дигән әйтем бар. Әнә шулай вакыт үтә бара һәм менә ел ярым үтүгә китап әзер. Тормыш булгач, тиз генә булмый шул, автор сәбәпләрен бу