Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

💍Арчада яшәүче Дания һәм Бахман Гыйльметдиновлар тантаналы төстә алтын туйларын билгеләп үтте

💍Арчада яшәүче Дания  һәм Бахман Гыйльметдиновлар тантаналы төстә алтын туйларын билгеләп үтте. 🌸 Алар, нәкь кызыл туйда кебек, кулга-кул тотынып тере коридор аша залга узды. Бу юлы аерма шунда - аларны алкышларга күмеп балалары, онык-оныкчыклары, күпсанлы туганнары каршы алды. 💍Алтын юбилярлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйды, символик "алтын туй" медальләре, алтын балдаклары белән алмашты, туй биюен башкарды.  ✨Юбилярларны район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина котлады һәм район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның котлау адресын, истәлекле бүләк тапшырды. 

💍Арчада яшәүче Дания  һәм Бахман Гыйльметдиновлар тантаналы төстә алтын туйларын билгеләп үтте.

🌸 Алар, нәкь кызыл туйда кебек, кулга-кул тотынып тере коридор аша залга узды. Бу юлы аерма шунда - аларны алкышларга күмеп балалары, онык-оныкчыклары, күпсанлы туганнары каршы алды.

💍Алтын юбилярлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйды, символик "алтын туй" медальләре, алтын балдаклары белән алмашты, туй биюен башкарды. 

✨Юбилярларны район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина котлады һәм район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның котлау адресын, истәлекле бүләк тапшырды.