Балтач районындагы махсус хезмәт хезмәткәрләре янә бер тапкыр кисәтә: Юлларда сак булыгыз! Район территориясендә, Иске Ямурза авылында тәүлекнең караңгы сәгатендә теркәлгән соңгы автоһәлакәт һава шартларының кискен үзгәреп юлларда бозлавык барлыкка килүгә, водительләрнең тизлек режимын сакламавына бәйле. Һәлакәт нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган пассажирлар Бөре шәһәре хастаханәсенә озатылды. -Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз, юллардагы кешеләр гомеренә битараф булмагыз, сәфәрләрегез имин булсын, соңгысы булмасын! - ди 66 санлы янгын сүндерү часте хезмәткәре Ильдар Гаттаров.
Балтач районындагы махсус хезмәт хезмәткәрләре янә бер тапкыр кисәтә: Юлларда сак булыгыз! Район территориясендә, Иске Ямурза авылында
7 декабря 20257 дек 2025
~1 мин