Найти в Дзене

Балтач районында 44 ВИЧ инфекцияле кеше яши

Балтач районында быел 6 кешедә беренче тапкыр ВИЧ инфекциясе табылган. Ир-атлар хатын-кызларга караганда бу вируска күбрәк дучар булган. Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары нигезендә СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелекнең бөтен дөнья буйлап таралган глобаль пандемия масштабларын кабул иткән ВИЧ-инфекция таралуына игътибарын җәлеп итү өчен билгеләнгән иде. Балтач районында 44 кеше ВИЧ инфекция белән көрәш алып бара. 26 ир ат һәм 18 хатын -кыз. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында ВИЧ-инфекция проблемасы киеренке булып кала, авыру стабильләштерелүгә карамастан, халыкның ВИЧ-инфекция белән зарарлануы 2025нче елның 30 сентябренә 100 мең кешегә 560,3 очрак тәшкил итә. "Йогышлы һәм паразитар авырулар турында мәгълүматлар" формасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 9 аенда Башкортостан Республикасында 963 кешедә ВИЧ инфекциясе тәү тапкыр ачыкланды. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 128 очракка азрак (2024 елның 9 а

Балтач районында быел 6 кешедә беренче тапкыр ВИЧ инфекциясе табылган. Ир-атлар хатын-кызларга караганда бу вируска күбрәк дучар булган.

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары нигезендә СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелекнең бөтен дөнья буйлап таралган глобаль пандемия масштабларын кабул иткән ВИЧ-инфекция таралуына игътибарын җәлеп итү өчен билгеләнгән иде. Балтач районында 44 кеше ВИЧ инфекция белән көрәш алып бара. 26 ир ат һәм 18 хатын -кыз.

Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында ВИЧ-инфекция проблемасы киеренке булып кала, авыру стабильләштерелүгә карамастан, халыкның ВИЧ-инфекция белән зарарлануы 2025нче елның 30 сентябренә 100 мең кешегә 560,3 очрак тәшкил итә.

"Йогышлы һәм паразитар авырулар турында мәгълүматлар" формасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 9 аенда Башкортостан Республикасында 963 кешедә ВИЧ инфекциясе тәү тапкыр ачыкланды. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 128 очракка азрак (2024 елның 9 аенда 1 091 очрак теркәлгән булган).

Авыру төрле юллар белән күчә. Алар арасында 74,3 проценты пациент— җенси юл белән, 24,4 проценты — парентераль, 1,4 проценты — вертикаль юл белән инфекцияләнгән. Яңа ачыкланган ВИЧ-инфекциясенә дучар булучылар арасында элеккечә ир-атлар өстенлек итә.

Соңгы тугыз ай эчендә ачыкланган авыруларның яше 31 яшьтән алып 50 яшькә кадәр туры килә. Ел саен араларында 60 яшьтән өлкәнрәк пациентлар да теркәлә.

Әйтергә кирәк, ВИЧ-инфекциянең таралуы гражданнарның сәламәтлегенә генә зыян китереп калмый. Ә авыруларның хезмәткә сәләтен югалтуга, ата-аналары СПИДтан һәлак булган балаларны тәрбияләүгә бәйле зур икътисади югалтуларга да китерә.

ВИЧ нәрсә соң ул? ВИЧ (Кеше иммунодефициты вирусы) - грипп кебек гадәти вирус түгел. Ул органнарның күзәнәкләре түгел, ә организмны яклау системасы — иммун системасын зарарлый. Кеше организмын авырулардан саклаучы иммун системасын җимерүче вирус үтә дә хәвефле. Вирус CD4 күзәнәк эченә үтеп керә һәм үзенең генетик кодын аның эченә кертә. Кеше тәүдә үзен сәламәт хис итә. Ләкин аның иммун системасы яшерен сугыш алып бара.

Иммун системасы нормаль хәлдә булганда кешегә тәэсир итми торган инфекцияләр ВИЧ нәтиҗәсендә организмны каты зарарлый.

ВИЧ инфекцияле — әлеге вирусны организмында йөртүче. Иммун системасының көчсезләнүе нәтиҗәсендә пневмониянең авыр формасы, яман шеш һәм башка чирләр барлыкка килә. ВИЧ инфекцияле кешедә әлеге икенчел чирләр хасил булуы СПИД дип атала. Иммунитет бу очракта шулкадәр көчсезләнә ки, хәтта сәламәт кеше өчен зарарсыз микроорганизмнар белән дә көрәшә алмый. СПИД дәваланусыз үлемгә китерә.

Иммунодефицит вирусы кешедән кешегә генә күчә. Аны йоктыруның өч юлы бар. Беренчесе— саклык чаралары күрелмәгән, презервативсыз җенси якынлык. Күпсанлы җенси мөнәсәбәтләре булган, бигрәк тә очраклы яки аз таныш партнерлар белән җенси элемтәгә кергән кешеләрдә бу вирусны йоктыру куркынычы арта. Венерик авырулар белән авыручылар саны арта, бу инде ВИЧның таралуына уңай шартлар тудыра.

Икенчесе — парентераль . (Кан аша уколлар, инъекцияләр, кан салу, татуировка, пирсинг һәм башкалар ). Бу юл белән наркотикларны вена аша кулланучы наркоманнар зарарлана. Чөнки алар еш кына гомуми шприцлардан файдалана.

Өченчесе — вертикаль. Вирусны йөклелек вакытында, бала табу процессында, баланы күкрәк сөте имезгәндә анадан балага тапшыру мөмкинлеге бар.

Тир, төкерек, күз яшьләре, йөткерү, кул кысу, кочаклау, үбү (әгәр авызның лайла тышчалары һәм авыз куышлыгы зарарланмаган булса), уртак савыт-саба һәм азык, уртак әйберләр, акча, китаплар, компьютер клавиатурасы, көнкүреш предметлары, гомуми бассейн, ванна, душ, бәдрәф белән файдаланганда ВИЧ йоктырырып булмый.

ВИЧка кан анализын теләсә кайсы хастаханәдә ясарга мөмкин, шул исәптән аноним һәм бушлай да. Канда ВИЧ ка антител табылганда тикшерү нәтиҗәсе уңай дип бәяләнә. Әмма бу әле ахыргы җавап түгел, чөнки алынган нәтиҗә һичшиксез тагын бер раслаучы тест белән тикшерелә. Кабат уңай нәтиҗә алганнан соң гына табиб кешегә ВИЧ-инфекциясе барлыгы турында хәбәр итә. Шул ук вакытта тикшерү нәтиҗәсе мөрәҗәгать иткән кешегә табиб тарафыннан шәхсән хәбәр ителә, һәм бу мәгълүмат катгый конфиденциаль булып тора.

Ә дәвалануга килгәндә, ВИЧ-инфекцияне тулысынча җиңеп булмаса да, организмда вирусның үрчүен туктатучы ретровирус препаратлары (АРВТ) билгеләнә, алар организмның иммун системасын ныгытырга мөмкинлек бирә. Бу аңа башка инфекцияләр белән көрәшергә ярдәм итә. Хәзерге вакытта АРВТ препаратлары пациентка көн саен кабул итү өчен бөтен гомер буена билгеләнә. Шуны истә тотарга кирәк, ВИЧ йоктырган кеше озын гомер кичерә ала. Даруларны даими кабул итеп яшәгәндә тулу канлы, озын гомер кичерергә мөмкин.

ВИЧ инфекцияне тышкы билгеләр буенча ачыклау мөмкин түгел. Аны йоктыргач та шактый вакыт үзен белгертми. Канда вирус бармы—юкмы икәнлеген ачыклау өчен бердәнбер юл— ВИЧка тест узу. Моны иртәгә калдырмагыз, бүген эшләгез.

Энҗе ГЫЙЗӘТОВА,

район үзәк дәваханәсенең терапевты.