Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Бәхетле хатын-кызның тотар суы, эчәр суы якында, янында була, диләр иде элек әби-бабайлар

Бәхетле хатын-кызның тотар суы, эчәр суы якында, янында була, диләр иде элек әби-бабайлар. Бу чишмә авылыбызның күпме кешеләрен бәхетле итте. Чөнки ул үткән көздә 1,5 чакрым ераклыктан китерелеп, халыкка хезмәт итте инде. Менә быел матур итеп чишмәбез түбә астында кертелде. Күрегез әле нинди сихри гүзәллек. Монда киләсе генә килеп тора. Челтерәп аккан чишмәгә суга дип килгән идем. Тиз генә әйләнеп кайтырмын дигән идем, дип җырлап җибәрәсе генә кала. Авылыбыз өчен шундый изгелек, матурлык эшләүче авылдашыбыз Фердинанд Хәйруллинга зур рәхмәт. Чишмә аның әнисе хөрмәтенә «Язилә чишмәсе» дип аталды. Бу чишмә төзелешенә хезмәте кергән ир- егетләребезгә рәхмәт яусын. Барыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телибез. Гөлзифа Нәҗипова, Чутай авылы

Бәхетле хатын-кызның тотар суы, эчәр суы якында, янында була, диләр иде элек әби-бабайлар. Бу чишмә авылыбызның күпме кешеләрен бәхетле итте. Чөнки ул үткән көздә 1,5 чакрым ераклыктан китерелеп, халыкка хезмәт итте инде. Менә быел матур итеп чишмәбез түбә астында кертелде. Күрегез әле нинди сихри гүзәллек. Монда киләсе генә килеп тора. Челтерәп аккан чишмәгә суга дип килгән идем. Тиз генә әйләнеп кайтырмын дигән идем, дип җырлап җибәрәсе генә кала.

Авылыбыз өчен шундый изгелек, матурлык эшләүче авылдашыбыз Фердинанд Хәйруллинга зур рәхмәт. Чишмә аның әнисе хөрмәтенә «Язилә чишмәсе» дип аталды. Бу чишмә төзелешенә хезмәте кергән ир- егетләребезгә рәхмәт яусын. Барыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телибез.

Гөлзифа Нәҗипова,

Чутай авылы