💐 Бүген, 5 декабрь, Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында яшәүче, Минзәлә шәһәре мәктәбенең мактаулы укытучысы, "Туганайлар" газетасына матур язмаларын, шигырьләрен җибәреп торучы карендәшебез Әхмәтшина Лариса Михайловнаның 60 яшьлек юбилее😍🎂🎉 Бәхетле син! Биргән ходай сиңа Зур сәләт тә, акыл, булганлык. Зәңгәр күк йөзедәй киң күңел дә Ташып торган зур көч, уңганлык. Корыч имән кебек көчле дә син, Ал таңнардай моңлы, ягымлы, Талгын судай сабыр да син, Тау – ташлардай түзем, чыдамлы. Юллар кебек озын гомер сиңа, Кайгы җиле бер дә тимәсен. Заман кыраулары читләп үтсен, Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен. Иң изге теләкләр белән балалары, абыйсы Гера һәм аның гаиләсе💕 Котлауларга "Туганайлар" редакциясе дә кушыла❤️ @tuganаylar_2002
💐 Бүген, 5 декабрь, Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында яшәүче, Минзәлә шәһәре мәктәбенең мактаулы укытучысы, "Туганайлар" газетасына
5 декабря 20255 дек 2025
~1 мин