Бураннар килә Яңгыр, да яңгыр, кар юк дип зарланган идек. Башкортстанга бураннар килә Федераль метеосайтлар мәгълүматларына караганда, Башкортстанда көчле кар явуы 11 декабрьдән башланачак, ул вакытта тәүлегенә 2 миллиметрга кадәр кар явуы көтелә. Көчле явым-төшем 14 декабрьдә 7,8 миллиметрга кадәр булыр дип фаразлана, ләкин җылыну аркасында кар яңгыр белән чиратлашып торачак. Алдагы көннәрдә суытачак, ә 15-17 декабрьдә 10 миллиметрдан артык кар явачак. Әгәр бу фаразлар төгәл булып чыкса, Башкортстанда тотрыклы кар катламы декабрьнең икенче декадасында урнашачак.