Хозур дин турында... ☪️Йөрәгебез - иман урыны Йөрәк тибә: “Аллаһ! Аллаһ!” Тел әйтә: “Сүбхәәнәллааһ!” Имән бармагы да раслый: “Ләә иләәһә илләллааһ!” Хәзерге вакытта без күбрәк үзебезнең тышкы кыяфәтебезгә игътибар бирәбез. Тәнне чыныктырабыз, ашатабыз, эчертәбез, матур киемнәр кидерәбез, өй төзибез, машина алабыз һәм башкалар. Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйткән: “Аллаһы Тәгалә сезнең төс-кыяфәтләрегезгә һәм мал-мөлкәтләрегезгә карамый, ләкин Ул сезнең калеб-күңелләрегезгә һәм кылган эшләрегезгә карый”.