🧡 6нчы мәктәптә игелек көне 4 декабрьдә Арчаның 6нчы мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге кысаларында матур чара узды. Үзәктә тыйнак һәм акыллы 7нче сыйныф укучысы Сөмбел Галиуллина иде. Балалар бергәләп рәсемнәр ясады, Сөмбелгә үз куллары белән әзерләнгән бүләкләр тапшырдылар. 🌟 📨 Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Җиһангирова ХАТЫ