Ул “Татарстанның Чайковские син, Тукае син көйле дөньяның” шигаре астында узды. Чара дәрәҗәле кунакларга бай булды. Анда композиторның туганнары – Рөстәм Әхмәров тормыш иптәше Фирдәүсә ханым белән, Шамил Әхмәров кызы Мия белән, якташыбыз күренекле җырчы, композитор, сүзләр авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Хоббула улы Гатауллин бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәният сораулары буенча урынбасары Артем Макаров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Морозенкова, районның татар теле укытучылары үзләренең укучылары белән бик теләп әлеге конференциядә катнаштылар. Кунакларны бәйрәмгә зәвык белән бизәлгән мәктәп каршы алды, Салих Сәйдәшевкә багышланган музей почмагы барлык катнашучыларны үзенә тартып, ул яшәгән вакытка алып китте. Чара данлыклы Сәйдәш маршы белән ачылды. Алып баручы, аны оештыруда күп көчен, хезмәтен керткән Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина кереш сүзендә Салих Сәйдәшевның районыбызның данлыклы шәхесе б