Гали хәзрәт Җиһаншин чараны башлап, үзенең чыгышын илнең бүгенге көннең вәзгыятенә багышлады, сугыш зонасында булганнарга тиз көннәрдә, җиңү белән туган якларына кайтуларын теләде, якыннарын яу кырында югалтканнарга күркәм сабырлык, шәһит киткәннәр рухына дога кылып, аларга җәннәт түрләре теләде. Аларда булган моңсу-сагышлы кайгыны горурлык хисләре уяту белән алыштырырлык, үтемле вәгазь сөйләде. Югары Ослан районы хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов чарага килгән сугыш ветераннарына, аларның әти-әниләренә, сугыш кырларында һәлак булганнарның туганнарына олы ихтирамын, рәхмәтен җиткерде. Кызыл Байрак мәчете имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов махсус операция зонасына сигез тапкыр гуманитар йөк белән барып кайткан шәхес буларак, солдатлар белән аралашудан алган кичерешләрен, ярдәмнәрнең оештырылуы мәсьәләләрен сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина, Хәния абыстай Гәфиятуллина, Бакча Сарай авылы клубы мөдире, актив волонтер Асия Фәйзулова үзләренең чыгышл
Югары Ослан мәчетендә МХО сугышчыларының әти-әниләрен хөрмәтләделәр
13 декабря 202513 дек 2025
1 мин