Әти хәзер генә йомшарса да, без үскәндә бик җитди, таләпчән булды. Озын чәчемне дә озак еллар буе кистерергә рөхсәт итмәде. 2нче сыйныфта укыганда гына, бик үтенгәч, кыска итеп кистерә алдым. Әти шундый әйберләргә дә бик катгый карый иде. Тырнак буяуны әйтәсе дә юк инде. Бервакыт апа белән тырнак буядык. Әти кулларны өстәлгә куйды да, бармаклар янына зур пычак китереп: «Тагын бер мәртәбә буйыйсызмы? Буясагыз, чабам», – диде. Шуннан соң тырнак буяп йөрмәдек
Әти хәзер генә йомшарса да, без үскәндә бик җитди, таләпчән булды
13 декабря 202513 дек 2025
~1 мин