🎼🎤Юлбат авыл җирлегенең иҗат-отчет концерты 🎭🎸Юлбат авыл җирлеге үзешчәннәре Урта Нырты авыл клубында "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп" дип исемләнгән концерт куйды. Әлеге концерт 🕊Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Җыр-бию, милли уен кораллары белән чыгыш ясау һәм башка сәнгать төрләре тамашачы күңеленә хуш килде.