Найти в Дзене

Хан кызы Турандык» спектакленә рецензия

  Хан кызы Турандык» тамаша гына түгел...   Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә куелган "Хан кызы Турандык" спектакле тирән эчтәлеге һәм актёрларның осталыгы белән тамашачыларның игътибарын җәлеп иткән мөһим мәдәни вакыйгага әверелде.   Спектакльнең төп темасы булып мәхәббәт, тугрылык, гаделлек һәм ике төрле милләтләрнең берләшүе тора.Бу аны киң аудитория өчен актуаль һәм кызыклы итә.   Спектакль башлана... Безнең каршыда декорациясез сәхнә, зал буйлап сузылган ике гирлянда, сәхнәнең арткы планында барабанда уйнаучы утыра. Сюжетка килсәк, бу спектакль, исеменнән күренгәнчә, хан кызы Турандык турында. Хан кызы бик чибәр, горур, иреккә һәм мәхәббәткә омтылучы кыз. Аның табышмакларына җавап таба алмыйча, бик күп гөнаһсыз егетләрнең гомере өзелә. Менә Хәләф тә хан кызының портретын күрә, аңа гашыйк була, хан кызы янына бара, табышмакларын чишә, тагын берничә сынау үтә һәм менә ике йөрәк кавыша.   Декорацияләр булмау да сәхнәне буш итеп сизәргә ирек бирми, чөнки монолог сөйләүче геройның

  Хан кызы Турандык» тамаша гына түгел...

  Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә куелган "Хан кызы Турандык" спектакле тирән эчтәлеге һәм актёрларның осталыгы белән тамашачыларның игътибарын җәлеп иткән мөһим мәдәни вакыйгага әверелде.

  Спектакльнең төп темасы булып мәхәббәт, тугрылык, гаделлек һәм ике төрле милләтләрнең берләшүе тора.Бу аны киң аудитория өчен актуаль һәм кызыклы итә.

  Спектакль башлана... Безнең каршыда декорациясез сәхнә, зал буйлап сузылган ике гирлянда, сәхнәнең арткы планында барабанда уйнаучы утыра.

Сюжетка килсәк, бу спектакль, исеменнән күренгәнчә, хан кызы Турандык турында. Хан кызы бик чибәр, горур, иреккә һәм мәхәббәткә омтылучы кыз. Аның табышмакларына җавап таба алмыйча, бик күп гөнаһсыз егетләрнең гомере өзелә. Менә Хәләф тә хан кызының портретын күрә, аңа гашыйк була, хан кызы янына бара, табышмакларын чишә, тагын берничә сынау үтә һәм менә ике йөрәк кавыша.

  Декорацияләр булмау да сәхнәне буш итеп сизәргә ирек бирми, чөнки монолог сөйләүче геройның артында әйләнүче сәхнәдәге актерларның сүзсез генә төрле сюжетлар күрсәтүе, биюләре, төрле яктан төтеннәр чыгып торуы, сәхнәне рухландыра, геройларның тарихын яхшырак аңларга ярдәм итә. Шулай ук минем өчен бу спектакльдә моңарчы күрелмәгән әйбер - шапылдавык (хлопушка) куллану. Кайбер урында ул һич көтелмәгәндә була, тамашачы сискәнеп куя һәм сәхнәдәге тамашага тагын да кереп китә. Актёрларның бөтен зал буйлап уйнаулары да таң калдыра. Киемнәргә килгәндә, алар шул чорга бәйләнеп тегелгән, Кытай стилендә, татарныкына ошаган.

  "Хан кызы турандык" тамаша гына түгел, ә мәдәни - тарихи сәяхәт, ул кешелек мөнәсәбәтләре турында уйланырга мөмкинлек бирә. Бу спектакль бүгенге көн һәм киләчәкне чагыштыру өчен дә сәбәп булды.

  Шәхсән мин, спектакльне театр сөючеләргә дә, үз халкының бай мәдәниятенә һәм тарихына чумарга теләүчеләргә дә карарга тәкъдим итәм.

Хәйруллина Гөлия