Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Ни өчен һава торышы үзгәргән чорда буыннар сызлап интектерә икән

Ни өчен һава торышы үзгәргән чорда буыннар сызлап интектерә икән? Бу атмосфера басымы түбәнәюгә бәйле. Вак кан тамырлары белән нерв күзәнәкләре моңа шул рәвешле жавап кайтара. Подагра вакытында, мәсәлән, сидек кислотасы тозлары буынга җыелып, авырту бирә. Соңгы арада буынга бәйле чирләрнең артуына гаджетлар белән беррәттән, аз хәрәкәтләнүебез дә гаепле. Артык авырлык та буыннарга өстәмә басым ясый. Ул бигрәк тә оча, бот, тез буыннарын зарарлый. Артык авырлык артериаль гипертония, шикәр чиренә дә сәбәпче була ала. Буын авырулары нәселдән дә килергә мөмкин. Әйтик, ата-анасы, әби-бабасы ревматоидлы артрит белән авырган кешеләргә дә шундый куркыныч яный

Ни өчен һава торышы үзгәргән чорда буыннар сызлап интектерә икән?

Бу атмосфера басымы түбәнәюгә бәйле. Вак кан тамырлары белән нерв күзәнәкләре моңа шул рәвешле жавап кайтара. Подагра вакытында, мәсәлән, сидек кислотасы тозлары буынга җыелып, авырту бирә. Соңгы арада буынга бәйле чирләрнең артуына гаджетлар белән беррәттән, аз хәрәкәтләнүебез дә гаепле. Артык авырлык та буыннарга өстәмә басым ясый. Ул бигрәк тә оча, бот, тез буыннарын зарарлый. Артык авырлык артериаль гипертония, шикәр чиренә дә сәбәпче була ала. Буын авырулары нәселдән дә килергә мөмкин. Әйтик, ата-анасы, әби-бабасы ревматоидлы артрит белән авырган кешеләргә дә шундый куркыныч яный