2025 ел – зур үзгәрешләр елы. Технологияләр, мода, мәдәният – барысы да бик тиз алышына. Технологик яңалыклар безгә яңа мөмкинлекләр ача, мәдәният безнең карашларны үзгәртә һәм мода безгә уникаль булырга мөмкинлек бирә. Минем өчен иң кызыклысы, әлбәттә, мода. Болардан чыгып, мондый сорау туа: киләсе елда мода дөньясында безне нинди үзгәрешләр көтә? Әйдәгез, карап китик! 1. 90-нчы еллар модасы Әлеге мода хәзерге вакытта сериаллар аша яшьләргә зур йогынты ясап, яңадан популярлашып килә. Мәсәлән, 90 нчы елларда бик популяр булган «Комбинация» исемле группа турындагы сериаллда моданың төп ике юнәлеше күрсәтелә: 1) Винтаж – төрле фасонлы күлмәкләр, озын һәм кыска итәкләр. 2) Гранж – рәсемле футболкалар, кыска күлмәкләр һәм ертылган киемнәр. 2. Y2K стиле Y2K («Year 2000») – 2000нче еллар башындагы мода, музыка, технология һәм мәдәнияткә кайту теләге. Бу чор «техно» музыка, «поп-панк» стилендәге киемнәр белән бәйле. «Y2К» вәкилләре спорт киемнәренә ачык акцентлар өстәп, классика белән берләш