Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры махсус хәрби операция һәм шул шартлардагы тормыш турында беренче татарча спектакль куйды. «Позывной «Татарин» – сугышның ачы хакыйкатен, гаилә учагының кадерен, ана йөрәгенең чиксез мәхәббәтен сурәтләүче әсәр. Сүз уңаеннан, спектакль чынбарлык вакыйгаларга нигезләнгән. Сюжетка тукталыйк: спектакльдә бер гаиләнең язмышы сурәтләнә. Гаилә башлыгы Шәүкәт фронтка китеп хәбәрсез югала. Илһам әтисен эзләп, аның эзеннән сугышка китә. Шәүкәтнең гаиләгә хәбәр салмавының да сәбәбе бар: якыннарын борчуга саласы килми. Ә өйдә якын кешесенең исәнме әллә юкмы икәнен белмәүчеләрнең хәле ничек? Илһамның күңелендә әтисенә карата нәфрәт туа. Алар сугышта очраклы рәвештә очраша, бу бик эмоциональ, тетрәндергеч мизгел. Әтисен кочаклап каршы аласы урынга, егет аңа ачу белән ташлана. Сугыш Шәүкәтне таш йөрәкле кешегә әверелдерә. Улы исә, киресенчә, йомшак күңелле булып кала, өенә хатлар язып тора. Бер үк шартлар ике кешегә төрлечә тәэсир итә.