Әниләр көне – йөрәкләрдә җылылык уяткан бәйрәм! 🌷 Арчаның “Сандугач” балалар бакчасының “Салават күпере” төркеме әниләре белән бергә Арча балалар китапханәсендә бәйрәм кунаклары булды. Балалар һәм әниләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, әниләр турында мультфильмнардан өзекләр карадылар, уеннар уйнадылар, кызыклы биремнәр үтәделәр. 💛 Иҗади өлештә исә әниләр һәм балалар скрапбукинг техникасында открытка ясадылар. 📨 Арчаның 6нчы балалар бакчасыннан ХАТ