ШИГЪРИ МИЗГЕЛЛӘР📝 Көзнең моңсу чагы🌧️🍂 Көннәр буе Пыскып яуган яңгыр, Вак бөртек булып, Тәрәзәгә сара. Ә тупыллар, Җилдә шаулап-сыкрап, Иңнәреннән соңгы Яфракларын кага. Миңа, никтер, Көзнең шушы моңсу Уйчан чагы якын, Тамчы тузган чаклар. Куе томан, Юллар мәлҗерәгән, Уңган, сулган, хәтта, Күшегеп тузганаклар. Көз ахыры... Бар да шундый үзгә. Күзләр нәрсә эзли, Җил бәргәндә күзгә? Кинәт кенә, Болытларны ертып, Кояш чалынып китә, Өмет бөркеп безгә. ✍Георгий Ибушев 📸: Алина Кондратьева @tuganaylar_2002