Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

🍜Укучылар токмач кистеләр, жюльен пешерделәр

🍜Укучылар токмач кистеләр, жюльен пешерделәр 🔹Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Пешекче эше» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында «Оста-Саба» чемпионаты узды.Аш-суга осталыкта районыбызның  27 укучысы көч сынашты. Укучыларның эшләрен Сабаның танылган аш-су остасы Фирәүзә Башкирова җитәкчелегендәге жюри бәяләде.  🔸 5-7 класс укучылары  коймак пешерүдә, табынга сервировкалап җиләк-җимеш тезүдә көч сынашсалар, югары класслар оста итеп токмач кистеләр, француз кухнясы ризыгы- жюльен пешереп күрсәттеләр. Конкурсантлар арасында ике егет тә ризык әзерләүдә кызлардан калышмады. 5-7 класс укучылары арасында җиңүчеләр түбәндәгечә булды:  1️⃣ урын – Мәрьям Хазирова, Тимершык урта мәктәбе 2️⃣урын – Энҗе Мансурова (Сатыш урта мәктәбе) 3️⃣ урын –Софья Мартиросова (Икшермә кадет мәктәбе)  8-11 класслар арасында җиңүчеләр: 1️⃣ урын – Сөмбел Ганиева (Килдебәк) 2️⃣ урын – Айдар Сабитов  (Лесхоз) 3️⃣ урын – Әдилә Мөбарәкова  «ЦО «ОНИКС». 🔸Афәрин, укучылар!👏🏻

🍜Укучылар токмач кистеләр, жюльен пешерделәр

🔹Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Пешекче эше» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында «Оста-Саба» чемпионаты узды.Аш-суга осталыкта районыбызның  27 укучысы көч сынашты. Укучыларның эшләрен Сабаның танылган аш-су остасы Фирәүзә Башкирова җитәкчелегендәге жюри бәяләде. 

🔸 5-7 класс укучылары  коймак пешерүдә, табынга сервировкалап җиләк-җимеш тезүдә көч сынашсалар, югары класслар оста итеп токмач кистеләр, француз кухнясы ризыгы- жюльен пешереп күрсәттеләр. Конкурсантлар арасында ике егет тә ризык әзерләүдә кызлардан калышмады.

5-7 класс укучылары арасында җиңүчеләр түбәндәгечә булды: 

1️⃣ урын – Мәрьям Хазирова, Тимершык урта мәктәбе

2️⃣урын – Энҗе Мансурова (Сатыш урта мәктәбе)

3️⃣ урын –Софья Мартиросова (Икшермә кадет мәктәбе)

 8-11 класслар арасында җиңүчеләр:

1️⃣ урын – Сөмбел Ганиева (Килдебәк)

2️⃣ урын – Айдар Сабитов  (Лесхоз)

3️⃣ урын – Әдилә Мөбарәкова  «ЦО «ОНИКС».

🔸Афәрин, укучылар!👏🏻

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10