Найти в Дзене
Саба таңнары

🎥«Асылыбызга кайту» татарча реалити-тамашасының икенче сезонында райондашыбыз Инсаф Хуҗин катнаша

🎥«Асылыбызга кайту» татарча реалити-тамашасының икенче сезонында райондашыбыз Инсаф Хуҗин катнаша Реалити-тамашаны ТРК«Татарстан» ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республика халыкларының туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә гамәлгә ашыра. 2 сезонда төп рольләрне Казанның яшь актеры Мостафа һәм райондашыбыз, футболчы, Саба урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Инсаф Хуҗин башкарды. Аларга бер-берсенең хоббиен һәм яшәү рәвешен сынап карарга, шәһәр белән авыл арасындагы аерманы тоярга туры киләчәк. Инсаф балачактан спорт – биатлон, чаңгы һәм футбол белән шөгыльләнә. Хәзер ул районның футбол командасы өчен уйный, ә җәйне гадәттәгечә, әбисе һәм бабасы янында үткәрә, хуҗалыкта булыша. Шоуны булдыручылар аны гадәти спорт дөньясыннан театр атмосферасына күчерә. Ул актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үтте, сәхнәгә чыкты, Мостафаның әнисе белән татар ризыклары әзерләде. ❗️Тапшыруны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Россия 1 каналында 8 тулып 15 минутта карарга була.

🎥«Асылыбызга кайту» татарча реалити-тамашасының икенче сезонында райондашыбыз Инсаф Хуҗин катнаша

Реалити-тамашаны ТРК«Татарстан» ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республика халыкларының туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә гамәлгә ашыра. 2 сезонда төп рольләрне Казанның яшь актеры Мостафа һәм райондашыбыз, футболчы, Саба урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Инсаф Хуҗин башкарды. Аларга бер-берсенең хоббиен һәм яшәү рәвешен сынап карарга, шәһәр белән авыл арасындагы аерманы тоярга туры киләчәк. Инсаф балачактан спорт – биатлон, чаңгы һәм футбол белән шөгыльләнә. Хәзер ул районның футбол командасы өчен уйный, ә җәйне гадәттәгечә, әбисе һәм бабасы янында үткәрә, хуҗалыкта булыша. Шоуны булдыручылар аны гадәти спорт дөньясыннан театр атмосферасына күчерә. Ул актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үтте, сәхнәгә чыкты, Мостафаның әнисе белән татар ризыклары әзерләде.

❗️Тапшыруны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Россия 1 каналында 8 тулып 15 минутта карарга була.

-2