Яңа җитәкче билгеләнде 🇷🇺Моңа кадәр Саба муниципаль районы башкарма комитетның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкарган Ирек Рамазан улы Гарипов Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппарат җитәкчесе итеп билгеләнде. Ирек Рамазан улын котлыйбыз, яңа җаваплы вазыйфада уңышлар телибез!