Әрнәш авылы җырулары🎶🎶🎶 Николай Наумов Башкортстанның Бакалы районындагы Әрнәш авылында туган. Әлеге җыруларны редакциябезгә ул җибәрде💌 💬“Минем папа да, мама да җырларга оста иделәр. Туганнар җыелса, бергәләшеп авыл, табын җыруларын яратып җырлаган чаклары бер дә онытылмый. Күп кенә җыруларын магнитофон тасмасына яздырып та калдым. Кайбер җыруларның сүзләрен сезгә дә җибәрәм”, – диде Николай Павлович. Өстәлләргә җәйгән лә ашъяулыгым, Баш-башлары буй-буйлы, Баш-башлары буй-буйлы лай, чачаклы, Туганнарның яшәүләре ерак түгел, Ник сагындыра шул чаклы. Җырулар: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/arnas-avyly-yrulary