🔹🔸Республикада “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” шигаре астында узучы хәйрия гамәлләре районыбызда да тулы куәтенә дәвам итә. Фронт белән тыл бердәмлегенең бөек көч икәнлеге Иске Мичән авылы халкы мисалында да ачык күренә. Шушы көннәрдә искемичәнлеләрнең изге күңелле кешеләре һәм аларның игелекле гамәлләре белән танышып кайттык. Без килгән көнне мичәнлеләр бердәм төстә мәдәният йортына токмач кисү өмәсенә җыйналганнар иде. “Камырны йөз илле йомыркадан бастык”, –дип сөйләделәр ягымлы апа-сеңелләр. Авылның уңган хуҗабикәләре белән беррәттән, ир-егетләр арасында да бу эшкә кулы ятып торганнарын күреп чын мәгънәсендә сокландык. Тулырак...
🔹🔸Республикада “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” шигаре астында узучы хәйрия гамәлләре районыбызда да тулы куәтенә дәвам итә
22 ноября 202522 ноя 2025
1
~1 мин