Казан шәһәрендә республиканың барлык мөхтәсибәтләре катнашында махсус хәрби операциядәге солдатларга, аларның якыннарына, яралыларга госпитальләрдә ярдәм итү, гуманитар йөкләр җыю буенча хисап җыелышы оештырылды. Чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте игълан иткән “Каһарманнар елы” һәм Россиядә, Татарстанда Ватанны саклаучылар елына йомгак буларак үтте. Бу чарада Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендә Кызыл Байрак авылы мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Ибраһимов, махсус операция ветераны Таһир Гыйлфанов, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан волонтёр Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Файзулова да катнашты. Мәртәбәле чарада кунакларны “Каһарманнарга мөселманнардан” дип исемләнгән күргәзмә каршы алды. Биредә Татарстан мөфтиятенең һәм мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшенә керткән эшләре чагылыш тапкан. “Яраланган сугышчыларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә, Каза