🔹🔸Бүген салым хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Айрат Шәфыйков, салым инспекциясе җитәкчесе: РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 10нчы инспекциясе Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарына хезмәт күрсәтә. Бездә 2884 юридик зат һәм 4381 шәхси эшмәкәр исәптә тора. Үзмәшгуль алымында эшләүчеләр саны – 15036. Районда оешмаларның 654е һәм шәхси эшмәкәрләрнең 783е телекоммуникацион элемтә каналлары буенча салым хисапларын тапшыра, 14 меңнән артык район кешесе физик затлар өчен салым түләүченең “шәхси кабинеты"н нан файдалана. Инспекциядә 92 дәүләт хезмәткәре эшли. Төп максатыбыз – барлык дәрәҗәдәге бюджетка салымнар һәм җыемнар түләүләрне арттыру, түләнмәгән салымнар күләмен киметү. Бу эшнең югары нәтиҗәлелегенә ирешү кайчангыга караганда да мөһим. Бер генә дәүләт тә салымнардан башка яши алмый. Казнаны тотрыклы һәм үз вакытында тулыландырмый торып, әһәмиятле социаль-икътисадый программаларны үтәү, халыкның тормыш хәлен яхшырту мөмкин түгел. Тулырак...