“Күңелем тулы ачкыч” – Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә Арча үзәк китапханәсенең уку залында җылы мохиттә әниләр белән ачыктан-ачык сөйләшү, шигърият һәм җыр кичәсe узды. Очрашуга төрле һөнәр ияләре – районның Шәрәфле гражданы Рая Фәтхуллина, шагыйрә һәм үзмәшгуль Рания Галәветдинова, социаль хезмәткәр Ильвина Мәүлиева, “Яшь йөрәкләр” ансамбле җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина, китапханәче-музыкант Гөлчәчәк Сабирҗанова, табиб-невролог Диләрә Каратай чакырылган иде. ✨ Ханымнар бала тәрбияләү, гаилә җылысын саклау, тормыштагы авырлыкларга сабырлык белән карау турында фикерләре белән уртаклашты. 🎤 “Яшь йөрәкләр” ансамбле әниләрне җырлары белән котлады. 📚 Шигырьләр, киңәшләр, тәҗрибә алмашу – барысы да җанлы әңгәмә форматында барды. 💫 Диләрә Каратай сәламәтлек һәм яшьлекне саклау буенча киңәшләр бирде, ә Ильвина Мәүлиева остаханә үткәрде. Очрашу һәркемгә рухи көч, кәеф һәм яңа илһам бүләк итте. Әни – бер генә. Һәм ул – өйнең йөрәге. ❤️ @arskmedia.ru
“Күңелем тулы ачкыч” – Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә
2 декабря 20252 дек 2025
~1 мин