Тормышыбызның иң мөһим кешеләренә багышланган бу искиткеч бәйрәм һәрвакыт үзенчәлекле мәгънә һәм ихлас хисләр белән тулы. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек, наз бүләк иткән барлык әниләргә, әбиләргә рәхмәт әйтәсе килә. Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе алдыннан Кызыл Байракта "Әни - минем саклаучы фәрештәм" дигән бүләкләр ясау буенча иҗади мастер-класс узды. Чара башында балалар бәйрәмнең әһәмияте һәм тарихы, әниләр турында күп әсәрләр язылуы, күп җырлар, шигырьләр иҗат ителүе турында белделәр. Әни – безнең һәрберебез өчен иң кадерле кеше, һәм безгә ничә яшь булса да, безгә һәрвакыт әни, аның назлы һәм ягымлы куллары, аның игелекле һәм сизгер йөрәге кирәк, дип сөйләштеләр. Гаиләдә һәм җәмгыятьтә әнинең роле турында фикер алыштылар, тематик видеороликлар карадылар. Балалар гаиләләргә ярдәм итү һәм кайгырту турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Аннары барысы да иҗат атмосферасына чумып, әниләре өчен фәрештә рәвешендә эшләнмә ясадылар. Әни бит һә
Кызыл Байракта «Әни - минем саклаучы фәрештәм!» мастер-классы үтте
2 декабря 20252 дек 2025
1 мин