Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сез яраткан җырлар

“ҮЗ ӘНИЕМӘ БҮЛӘК АЛСАМ, КАЕНАНАМА ДА САЙЛЫЙМ

“ҮЗ ӘНИЕМӘ БҮЛӘК АЛСАМ, КАЕНАНАМА ДА САЙЛЫЙМ” Фәридә ВӘЛИӘХМӘТОВА, 4 бала әнисе, “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының иртәнге тапшырулар дирекциясе җитәкчесе, “Гаилә учагы” тапшыруы авторы: — Ирем Илшат белән дүрт бала тәрбиялибез. Олы кызыбыз Мәликә быел табиб булырга укырга керде, Зәринә — V, Нурсолтан III сыйныфта белем ала. Төпчегебез Нурсәеткә 4 яшь. Балалар — Аллаһы Тәгалә бүләге. Безгә ул аларны әманәт итеп биргән. Шуңа күрә һәрберсен сөенеп, рәхмәтле булып кабул иттек. Ә тәрбия бирүгә килгәндә, үзебезнең әти-әниләр ысулларын кулланырга тырышабыз. Күбрәк гамәлләр белән күрсәтәбез. Кызларыбызны хатын, килен, әни булырга әзерлим. Мәсәлән, үз әниемә бүләк сатып алам икән, каенанама да нәкъ шундыйны сайлыйм. Үз әниемә шалтыратсам, шундук каенанамның да хәлен беләм. Моны күреп үскән кызларым начар булмас дип өметләнәм. Ирем дә минем әнием өчен өзелеп тора. 🌺Әниләребез, күңелләрегез шат, тәннәрегез сәламәт булсын, балалар, оныкларыгызның игелеген күреп, бәхетле, бәрәкәтле гомер ки

“ҮЗ ӘНИЕМӘ БҮЛӘК АЛСАМ, КАЕНАНАМА ДА САЙЛЫЙМ”

Фәридә ВӘЛИӘХМӘТОВА, 4 бала әнисе, “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының иртәнге тапшырулар дирекциясе җитәкчесе, “Гаилә учагы” тапшыруы авторы:

— Ирем Илшат белән дүрт бала тәрбиялибез. Олы кызыбыз Мәликә быел табиб булырга укырга керде, Зәринә — V, Нурсолтан III сыйныфта белем ала. Төпчегебез Нурсәеткә 4 яшь.

Балалар — Аллаһы Тәгалә бүләге. Безгә ул аларны әманәт итеп биргән. Шуңа күрә һәрберсен сөенеп, рәхмәтле булып кабул иттек. Ә тәрбия бирүгә килгәндә, үзебезнең әти-әниләр ысулларын кулланырга тырышабыз. Күбрәк гамәлләр белән күрсәтәбез. Кызларыбызны хатын, килен, әни булырга әзерлим. Мәсәлән, үз әниемә бүләк сатып алам икән, каенанама да нәкъ шундыйны сайлыйм. Үз әниемә шалтыратсам, шундук каенанамның да хәлен беләм. Моны күреп үскән кызларым начар булмас дип өметләнәм. Ирем дә минем әнием өчен өзелеп тора.

🌺Әниләребез, күңелләрегез шат, тәннәрегез сәламәт булсын, балалар, оныкларыгызның игелеген күреп, бәхетле, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын! 🙏