🎶🎼Олыяз мәдәният йортында Шекше авыл җирлегенең отчет концерты 2️⃣9️⃣ ноябрь көнне Олыяз мәдәният йортында Шекше авыл җирлегенең иҗат коллективлары һәм үзешчән башкаручыларның «Хәтер альбомы.Солдат хатлары" программасы белән районның «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабы»на төренеп» фестивале кысаларында һәм әниләр көне алдыннан әзерләнгән концерты булды. Концерт әниләрне котлаудан һәм сугышның башлануын, солдатларны «Фронтка озату»ны күрсәткән прологтан башланды. 🔹Концерт барышында халкыбызның батырлыгына, геройлар үстергән һәм сугыштан улларын көткән аналарга багышланган сугыш еллары җырлары, шигырьләр һәм биюләр яңгырады, алар театральләштерелгән куелыш белән үрелеп барды.
🎶🎼Олыяз мәдәният йортында Шекше авыл җирлегенең отчет концерты
2 декабря 20252 дек 2025
~1 мин