Әлфинә Әзһәмованың өченче оныгы туган! Сабыйга үзенчәлекле исем кушканнар ди. Әлеге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова зур сөенеч кичергән. Якын көннәрдә аның өченче оныгы туган. Әлфинә ханымны гомерендәге әлеге бәхетле вакыйга белән тәбрик иттек, хәлен белештек, дип яза "Шәһри Чаллы". "Шушы көннәрдә олы улым Эрикның икенче улы туды. Инде өйгә алып кайттылар сабыйны. Ролан дип исем куштык. (Олысы Эмиль.) Өченче оныгым ул минем. Өчесе дә малай. Кечкенә улым Илмирныкы да малай бит," - дип шатлыгы белән уртаклашкан бәхетле дәү әни. Әлфинә Әзһәмова үзе дә ике малай әнисе. Олы улы Эрик Чаллыда яши, эшкуар. Кечкенә улы Илмир - танылган аранжировщик, саунд-продюсер, гаиләсе белән Казанда яши, дип язды Матбугат.ру.
Әлфинә Әзһәмованың өченче оныгы туган
1 декабря 20251 дек 2025
~1 мин