1 номерлы балалар бакчасына йөрүче кечкенәләр төркемендә "Көзге бәйрәм" белән бергә Газиз кешеләребез булган "Әниләр көнен" билгеләп үттек. ✨Бәйрәмебез балаларның шигырьләре, биюләре, җырлары белән матур нотада үрелеп барды. 🍁Кунакка көз кызы да килгән иде, ул балалар белән кызыклы уеннар уйнады, жырлар җырлады, күңелле бәйгеләр оештырды. 🌸Бәйрәм азагында балалар үз куллары белән ясаган открыткалары белән әниләрен котладылар. Бу матур күркәм бәйрәмнәребез аша әниләр белән балалар арасындагы җылылыкны тою, күрү узе бер шатлык булып тора. Тәрбиячеләр: Мифтахова С.Р., Хөсәенова Э. К.
1 номерлы балалар бакчасына йөрүче кечкенәләр төркемендә "Көзге бәйрәм" белән бергә Газиз кешеләребез булган "Әниләр көнен" билгеләп үттек
1 декабря 20251 дек 2025
~1 мин