Найти в Дзене

Акча бетә дип ул хәтта туганнары белән дә аралашмый

Югары Карыш авыл клубында – “Кычыткан чыпчыгы” Югары Карыш авыл мәдәният йортында Ләбиб Леронның „Кычыткан чыпчыгы” дип исемләнгән ике пәрдәлек спектаклье сәхнәләштерелде. Урындагы артистлар осталык, образларга керүләре белән тамашачыны әсир иттеләр. Спектакльнең төп геройлары комедиядәге кызыклы хәлләр аркылы үзара мөнәсәбәтләрен, көндәлек тормыштагы кыенлыкларны чагылдырды. "Кычыткан чыпчыгы" кешеләрнең тормышка карашларын, мәхәббәт, дуслык һәм туганлык темаларын күтәрде. Гаилә башлыгы, профессор Рәүф ( Ринат Разетдинов ) хатынының акчадан башка берни күрмәвенә аптырап та, ачуланып та каравын күрсәтте. Профессор хатыны Гөлсинә (Рита Кашфуллина)нең бар уе акча җыю. Акча бетә дип ул хәтта туганнары белән дә аралашмый башлый. Гөлсинәнең сеңелесе, Фирая ( Светлана Хаҗиева ) гомере буена артист булырга хыяллануын, әмма сыер саварга мәҗбүр булганлыктан төрле хәйләләр кора. Йөклемен, яман чир белән авырыйм дип алдашуы, якыннары ана ышанып, ярдәм итәргә тырыша. Рәүф белән Гөлсинәнең күршес

Югары Карыш авыл клубында – “Кычыткан чыпчыгы”

Югары Карыш авыл мәдәният йортында Ләбиб Леронның „Кычыткан чыпчыгы” дип исемләнгән ике пәрдәлек спектаклье сәхнәләштерелде. Урындагы артистлар осталык, образларга керүләре белән тамашачыны әсир иттеләр.

Спектакльнең төп геройлары комедиядәге кызыклы хәлләр аркылы үзара мөнәсәбәтләрен, көндәлек тормыштагы кыенлыкларны чагылдырды. "Кычыткан чыпчыгы" кешеләрнең тормышка карашларын, мәхәббәт, дуслык һәм туганлык темаларын күтәрде.

Гаилә башлыгы, профессор Рәүф ( Ринат Разетдинов ) хатынының акчадан башка берни күрмәвенә аптырап та, ачуланып та каравын күрсәтте. Профессор хатыны Гөлсинә (Рита Кашфуллина)нең бар уе акча җыю. Акча бетә дип ул хәтта туганнары белән дә аралашмый башлый.

Гөлсинәнең сеңелесе, Фирая ( Светлана Хаҗиева ) гомере буена артист булырга хыяллануын, әмма сыер саварга мәҗбүр булганлыктан төрле хәйләләр кора.

Йөклемен, яман чир белән авырыйм дип алдашуы, якыннары ана ышанып, ярдәм итәргә тырыша.

Рәүф белән Гөлсинәнең күршесе Рәшидә ( Гөлшат Такыйуллина ) барысыннан да хәбәрдар булырга тырыша. Күп кешеләргә хас сыйфатны оста чагылдырды ул.

Яшәр урыны да булмаган дядя Коля ( Рәзиф Гыйззәтуллин ) авыр тормышка дучар булган. Чынбарлыкта ул бик бай кеше булып чыгуы тамашачы өчен көтелмәгән хәл булды. Чит кеше булса да алдакчы Фираяга дәвалану өчен акчалар бирүе аның күңел байлыгын, мәрхәмәтлелеген күрсәтте. Моны күреп торган бертуган апасы Гөлсинәнең дә туганлык хисләре уянды.

Шушы хәлләрдән соң Фирая да барысы алдында да алдашканлыгын әйтте . Шул мәлдә барысын да ышандыра алганлыгына, никадәр оста артист булуына шатлана. Мин чын артистмын дип үзен хис итә.

Рәүфләрнен куршесе, Азат ( Шамиль Хаҗиев) Фираяга гашыйк булуын белдереп яшьләр кавыша. Спектакльнең ахыры уңышлы тәмамлана, барысы да үз хатасын аңлый, үзгәрергә тырыша.

Рольләрне оста итеп башкарды авыл үзешчәннәре. Тамаша ике сәгатьтән артык барды. Халык көлде, рәхәтләнеп ял итте. Түбән Карыш, Чуртанлыкүл авылларыннан да килүчеләр булды.

Барлык тамашачыларда ял итеп, уйланып, илһам алып, узләренен рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар спектакльдән.

Афәриннан башка сүз юк безнен авыл артистларына.

Ирина РАЗЕТДИНОВА,

Югары Карыш авыл клубының мәдәни чаралар оештыручысы.