Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Введенка Бистәсе балалары китапларга яңа тормыш бүләк итте

Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар китапханә китапларының картаюы, тузуы, укучыларның китаплар белән ваемсыз мөгамәләсе аркасында вакытлар узу белән яраксыз хәлгә килүен белделәр. Һәм мондый китаплар китапханә фондында, кызганычка каршы, аз түгел. Әмма китапны куллану кагыйдәләрен үтәсәң, аларның гомерен озайтырга, шулай ук аларны вакытында ремонтларга ярдәм итәргә мөмкин. Акциядә катнашучылар китап белән сак эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр, ә китапханәче кәгазь, скотч, кайчы, бетергеч ярдәмендә китапларны «тормышка кайтару» сере белән уртаклашты. Балалар китапларны укучылар яңадан сөенеп укысын өчен реставрацияләү белән рәхәтләнеп һәм зур җаваплылык белән шөгыльләнделәр. Алар бик тырышып һәм пөхтә итеп китап битләрен ябыштырдылар, төрле язуларны бетерделәр, ремонт кирәк булган китапларның тышлыкларын тәртипкә китерделәр. Акция барышында балалар үз эшләренең мөһимлеген аңладылар һәм китапларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Төзекләндерелгән китаплар «яңа тормыш», ә балалар

Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар китапханә китапларының картаюы, тузуы, укучыларның китаплар белән ваемсыз мөгамәләсе аркасында вакытлар узу белән яраксыз хәлгә килүен белделәр. Һәм мондый китаплар китапханә фондында, кызганычка каршы, аз түгел. Әмма китапны куллану кагыйдәләрен үтәсәң, аларның гомерен озайтырга, шулай ук аларны вакытында ремонтларга ярдәм итәргә мөмкин. Акциядә катнашучылар китап белән сак эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр, ә китапханәче кәгазь, скотч, кайчы, бетергеч ярдәмендә китапларны «тормышка кайтару» сере белән уртаклашты.

Балалар китапларны укучылар яңадан сөенеп укысын өчен реставрацияләү белән рәхәтләнеп һәм зур җаваплылык белән шөгыльләнделәр. Алар бик тырышып һәм пөхтә итеп китап битләрен ябыштырдылар, төрле язуларны бетерделәр, ремонт кирәк булган китапларның тышлыкларын тәртипкә китерделәр. Акция барышында балалар үз эшләренең мөһимлеген аңладылар һәм китапларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Төзекләндерелгән китаплар «яңа тормыш», ә балалар үзләре – яңа белемнәр һәм китаплар дөньясы турында якты тәэсирләр алды.

Балаларга 27 китапка яңа тормыш бүләк иткән өчен китапханәче олы рәхмәтен белдерә..