«Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурсы быел ундүртенче тапкыр яшь башкаручыларны җыячак!🤩👏 Беренче зона ярышы 26 ноябрь көнне Тукай районының Мәләкәс авылында узачак. Монда Азнакай, Алабуга, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Түбән Кама,Тукай, Чистай, Яр Чаллы һәм Яңа Чишмә районнары көч сынашачак. Икенче зоны – 28 ноябрьдә Казанда. Әлеге зона этабында Алексеевск, Әтнә, Казан, Яшел Үзән, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары катнашачак. Өченче зона – 2 декабрьдә Кукмарада. Әлеге зона этабында Кукмара, Арча, Мамадыш, Балтач, Теләче, Саба районнары катнашачак. ТУЛЫРАК: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/tuym-zondozy-konkurs-festivalenen-alu-tury-kukmarada-uzacak
«Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурсы быел ундүртенче тапкыр яшь башкаручыларны җыячак
17 ноября 202517 ноя 2025
~1 мин